ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 октябрь 2019, 11:48

Талантлы яшьләр - безнең киләчәгебез!

Талантлы яшьләр - безнең киләчәгебез!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда талантлы яшьләргә грант бирү гамәлгә ашырыла.
Башкортстанда талантлы яшьләр өчен музыкаль, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә "Мәдәният" милли проекты буенча грант гамәлгә куелган. Ел саен аңа 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр иттеләр республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
"Музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен төбәк Башлыгы гранты гамәлгә куелды. Грант ел саен бирелә", - диелә хәбәрдә.
Грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм "Мәдәният" милли проектының "Иҗади кешеләр" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә куелды, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте әзерләячәк, аңа финанс чыганакларын табу бурычы йөкләтелде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: