ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 октябрь 2019, 12:32

Яхшы һәм яңа автобуслар күбрәк булсын иде!

ПАТП колоннасы коллективы һәм эшчәнлеге турында

ПАТПның Яңавыл колоннасының чуар, әмма тату коллективы һөнәри бәйрәмен ничек каршылавы хакында башлыгы Вәгыйзь Галимуллин сөйләде:
– Соңгы вакытта безнең колоннаның автобуслар паркы егерме процентка яңарды. Яздан башлап икешәр "НефАЗ" һәм "Форд", өч "ПАЗ" автобусы кайтты. Моннан тыш, 1 сентябрьдән районның мәктәп автобуслары безнең "ведомствога" күчте* – барлыгы унтугыз берәмлек.
Кешеләр хакында сөйләсәк, әлеге вакытта шоферлар җитми. Шуңа күрә безнең предприятие шоферларны укыта (арытаба өлешчә эшләтү белән), шул исәптән "В" категориясе белән дә. Әйткәндәй, ир-егетләр генә түгел, ә гүзәл зат вәкилләре дә укый һәм турыдан-туры кешеләрне йөртә.
Безнең диспетчерлар (алар кассир да, таксировщик та) Зөлфия Газизова һәм Гүзәл Миндиярованың нинди зур эш күләме башкаруын да билгеләми мөмкин түгел. Илгиз Шабанов, Рифкать Булатов, Сергей Карпов, Олег Солтанов, Рәшит Гарипов, Илүс Әхмәдишин озак еллар эшли, эш сөючән яшьләр дә бар, мәсәлән, Рүзил Әмиров. Алар барысы җаваплылыгы белән аерылып тора, өстәвенә, шәхси планда да, транспорт чараларының әзерлеге планында да.
*Яңавыл районы мәктәп укучыларын йөртү дәүләт йөртүчесе – "Башавтотранс" ДУПенә аутсорсингка тапшырылган Башкортстанның муниципаль берәмлекләре исәбенә кергән.
Читайте нас: