ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 октябрь 2019, 15:11

Татар һәм башкорт әдәбиятын белмәү җинаятькә тиң!

Татар һәм башкорт әдәбиятын белмәү җинаятькә тиң!

Михаил Швыдкой урыс әдәбияты буенча мәктәп программасын үзгәртү кирәклеге турында белдерде.
Әдәбият буенча мәктәп программасын яңадан карарга, шулай ук аңа милли авторлар исемлеген кертергә кирәк, дип саный Русия Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой.Ул укучылар татар һәм башкорт әдәбияты белән таныш түгел, бу җинаятькә тиң, дип билгели. Аның фикеренчә, "мәгариф буенча комитет белән элемтәгә керергә, Русия Мәгариф һәм Мәдәният министрлыкларын бергә утыртып, бөтен программаны яңадан карарга” кирәк.
Моннан тыш, Швыдкой “элекке Советлар Союзы буенча күршеләр” әдәбиятын өйрәнү зарурлыгына да басым ясады.
Ул, шулай ук, белем бирү оешмалары укучылары Бердәм дәүләт имтиханына әдәби әсәрләрнең кыскача эчтәлеге буенча гына әзерләнә, дип ассызыклый. Аның фикеренчә, мәктәп программаларына инша һәм изложениеләрне кайтарырга кирәк, чөнки “болар барысы да укуга кагыла”.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: