ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 ноябрь 2019, 13:05

18 млн. сумны кем откан?

Башкортстанда өч ел элек лотереяга 18 млн. сум откан бәхетле кешене таба алмаганнар. Бу турыда “Столото” матбугат хезмәте хәбәр иткән.
2016 елда “Торак лотереясы”ның 179 нчы тиражында Башкортстанда сатып алынган билетта берәү биш саннан торган комбинацияне дөрес сызып, 18 млн. 110 мең 695 сум акча ота. Ул билетның сәүдә үзәгендә сатып алынганы билгеле, кызганыч, сатып алучы телефон номерын калдырмаган.
Өч ел эчендә акчасы артыннан килмәгәч, лотереяга отылган акча тулысынча республика казнасына күчерелгән. Русия законына ярашлы, әгәр лотереяга акча откан кеше ярты ел эчендә акчасын барып алмаса һәм өч ел эчендә үзен белдермәсә, акча тулысынча урындагы казнага күчерелә, дип бәян иткәннәр “Столото” матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: