ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 ноябрь 2019, 17:54

"Овация": Уфадан – Казанга

Театр студиясе җитәкчесе Нәргизә Фәттахова яшь эшкуарларның төбәк конкурсында җиңгән

12 ноябрьдә Уфада "Русиянең яшь эшкуары-2019" бөтенрусия конкурсының төбәк этабы узды.
Чара "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычын яклау" милли проекты кысаларында үткән. Конкурста сигез юнәлеш буенча 201 бизнес-проект катнашкан – бу авыл хуҗалыгы, хезмәтләр тармагы, интернет-эшкуарлык, инновацион эшкуарлык, франчайзинг, сәүдә, социаль эшкуарлык һәм җитештерү. Казанга финал этабына алты эшкуар гына үткән.
Уфада төбәк этабында "Овация" театр студиясе җитәкчесе Нәргизә Фәттахова катнашкан. Ул "Хезмәтләр тармагы" номинациясендә җиңгән һәм Башкортстанны 22 ноябрьдә Казанда узачак финал, Русия этабында тәкъдим итәчәк.
Сүз –Нәргизәгә:
– Конкурс турында миңа Яшьләр сарае директоры Регина Хәммәтова сөйләде. Театр студиясенең видеосын беркетеп, заявка әзерләдем. Төбәк этабының финалына үтүем хакында шылтыратып әйткәч, бик гаҗәпләндем, чөнки уңышка бернинди өмет юк, дип исәпләдем: конкурста ялланып эшләүчеләр булуы хуплана иде, ә студиядә мин берүзем эшлим.
Төбәк этабының тантаналы өлешенә ирем белән бергә бардык. Чара башында безгә бизнес-монополия уйнарга тәкъдим иттеләр, ә инде уен вакытында конкурста барлык катнашучылар белән якыннан таныштык. БРның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов безгә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул миңа "Хезмәтләр тармагы" номинациясендә җиңүче дипломы тапшырды.
Конкурсны оештырудан бик канәгать калдым, бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә узды. 22 ноябрьдә Казанга республиканы тәкъдим итәргә барабыз. Районда яшәүчеләрнең киләчәктә ярдәменә ышанам.
Читайте нас: