ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 ноябрь 2019, 15:35

Тонзиллиттан ничек котылырга икәнен беләсезме?

Тонзиллит, гади генә итеп әйткәндә, аңкау бизләренең ялкынсынуы дигән сүз

Бүген аның хроник тонзиллит һәм ангина дигән ике төре билгеле. Тонзиллитны “җиңелчә” авыруга санап, тамагын вакытында дәваламаучылар сәламәтлеген куркыныч астына куя. Бу авырудан интекмәс өчен нишләргә?
* Иң гади ысул — авыз куышлыгын даими рәвештә чистартып тору. Иртә-кич тешләрне чистартканда телне дә чистартырга онытмагыз. Ангина, тонзиллит, синусит кебек чирләрнең башы булган микроблар нәкъ менә шунда “яши”.
* Авыруның беренче билгеләре күренә башлауга ук тамакны чайкатырга кирәк. Моны көн дәвамында 3-4 тапкыр кабатлау хәерле. Авызны чайкатканда йоткылык мускулларына массаж ясала, нәтиҗәдә, аңкау бизләренә җыелган үлек тә юыла.
* Чирне алдан кисәтү өчен авыз куышлыгын түбәндәге катнашма белән чайкатыгыз: бер стакан җылы суга берәр чәй калагы тоз һәм аш серкәсе белән 5 тамчы йод салып бутарга кирәк.
* Тонзиллитны массаж ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин. Моның өчен муенны, баш һәм имән бармаклар арасында калырлык итеп тотып, башны әле бер, әле икенче якка борырга кирәк. Күнегүне, кулларны чиратлаштырып, бер ясауда 3-4 тапкыр кабатларга кирәк. Муенның ян як өлешләрен колак очыннан җилкәгә кадәр сыпыруның да файдасы тими калмас. Уң якны – сул кул, сул якны уң кул белән массажларга кирәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: