ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 ноябрь 2019, 15:39

Бәрәңге кабыгы ярылмасын өчен нәрсә эшләргә?

Бәрәңге кабыгы ярылмасын, дисәгез...

* Әгәр дә термоста ят ис барлыкка килгән икән, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкатырга онытмагыз.
* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куйсагыз, ул сыйфатын югалтмаячак.
* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) башта — кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” мөмкин.
* Дым тартканнан өстәл тартмалары бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
* Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
Фото: pixabay.com
Чыанак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: