ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 ноябрь 2019, 12:26

Авылларга табиблар килә

#Региональныйпроект
Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда башкарылучы гамәлләрне халык күптән көтте.
Кайчандыр ябылып бетә язган фельдшер-акушерлык пунктлары ачылып, алар заманча җиһазландырылуга авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр шат. Алар район үзәгендәге дәваханәгә бару мәшәкатеннән арынды. Ә кайбер районнарда аларга күчмә медицина оешмалары үзләре килә.
Шушы уңайдан Баймак үзәк шәһәр дәваханәсендә дә байтак эшләр башкарыла. Күптән түел биредә техника паркы күчмә фельдшер-акушерлык пункты белән тулыланды. Махсус автобуста урнашкан медицина хезмәте төпкелдә яшәүчеләргә комплекслы диагностика уздыру өчен тәгаенләнгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#Национальныйпроект
#Нацпроект
#НациональныйпроектБашкортстан
Читайте нас: