ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 декабрь 2019, 11:00

Русия халыкларының 14 туган теле буенча 64 дәреслек әзерләнә

Бу хакта мәгариф министры Ольга Васильева белдерде

Мәгариф һәм фән министрлыгы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә оештырган Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды ел ахырына кадәр Русия халыкларының 14 туган теле буенча 64 дәреслек әзерләп чыгарачак.
Бу хакта мәгариф министры Ольга Васильева Президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның Нальчик шәһәрендә узган утырышында белдерде.

Ольга Васильева сүзләре буенча, әлеге вакытта гамәлдәге федераль дәреслекләр исемлегендә 10 туган тел буенча 222 уку әсбабы тәкъдим ителгән.

Ул, шулай ук, министрлык быел Русия халыкларының туган телләрен үстерү институты базасында дәреслек һәм үрнәкле уку программаларына бәйсез экспертиза үткәрү өчен туган телләр буенча белгечләрне берләштерергә планлаштыра, дип белдерде.

Шул ук вакытта министр төбәкләрдә туган тел укытучыларына кытлык булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу әлеге укытучыларны әзерләүче көллиятләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйле.
Владимир Путинның май указлары белән имзалаган “Мәгариф” милли проекты Русия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Русия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль яктан җаваплы шәхес тәрбияләү аның төп максатларының берсе булып тора.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: