ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 декабрь 2019, 13:10

Яңа автобуслар кайтты

Уфада республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды

25 декабрьдә Уфада республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды. Бу эш Русия Президентының “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылды. Шоферларга 37 яңа автобус ачкычларын Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров тапшырды.
– Республикабызның автобус паркының даими рәвештә яңартылуына мин шат, – дип билгеләде ул. – Бүген без федераль акчалар исәбенә сатып алынган яңа техника ачкычларын тапшырабыз.
Яңа автобуслар "ГЛОНАСС" спутник навигациясе белән җиһазландырылган, аларда шулай ук тахографлар урнаштырылган. Автобуслар Уфа, Нефтекама, Салават шәһәрләрендә һәм республиканың төрле районнарында йөриячәк.
Өч автобусны начар ишетүчеләр өчен Уфа төзәтү интернат-мәктәбе, Г.Әлмөхәммәтов исемендәге республика интернат-гимназиясе һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен Илеш төзәтү интернат-мәктәбе алды. 2019 елда Башкортстан мәктәпләре яңа143 автобуска ия булды.
Хәзерге вакытта республикада 1436 мәктәп автобусы эшли. Көн саен алар 2,7 мең авыл һәм шәһәрдә 42 мең укучыны йөртә.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: