ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 гыйнвар 2020, 10:30

Үсеш нокталары

"Киләчәккә адым"

Мәгариф системасы өчен узып баручы ел уңышлы, изге вакыйгаларга бай булды. "Мәгариф" милли проектының федераль проектларында актив катнашабыз. "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында ике мәктәптә – Байгуҗа һәм Ямадыда – сан һәм гуманитар профильләрнең "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылды. Мәктәпләрдә укыту яңа мәгариф технологияләре кулланып, заманча җиһазларда алып барыла. Биредә шулай ук балаларны гомум мәдәни компетенциясен үстерәләр, сан белемлелегенә, проект эшчәнлегенә, шахматта уйнарга һ.б. өйрәтәләр. Шулай ук "Заманча мәктәп" федераль проект кысаларында шәһәрнең 1 санлы мәктәбе "Гомум мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыру һәм капиталь төзелеш исәбенә бер сменалы укуны тәэмин итү" чарасында катнашты. Ике бүлмә ремонтланды.
И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия "Санлы мәгариф мохите" федераль проектын тормышка ашыру ярдәмендә санлы мәгариф мохитен кертү өчен җиһаз алды. "Һәр баланың уңышы" федераль проекты Каймашабаш авылы мәктәбенә спорт залына капиталь ремонт үткәрергә ярдәм итте. Безнең район шулай ук "Киләчәккә билет" проектында катнашучы булды. Көзге каникул чорында районның биш мәктәбенең 6-11 сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" махсус платформа базасында һөнәр сайлау буенча киңәшләр алды, шулай ук Уфа шәһәрендә Һөнәрләр фестивалендә катнашты.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәргән "Взлетай" мәгариф проектын тормышка ашыру ярдәмендә И. Ш. Мөкъсинов гимназиясендә "Сәламәт елмаю" модулен кертү буенча эш бара. Әлеге вакытта ремонт эшләре тәмамланды, стоматологик җиһаз куелды.
Мәгариф идарәсенең Мәскәү шәһәрендә мәктәптә туклану оештыру буенча иң яхшы проектларны күрсәтүдә катнашуы зур казаныш. Нәтиҗәдә мәктәп туклануын оештыруның муниципаль практикасын тәкъдим итүче Яңавыл районы Бөтенрусия конкурсы лауреаты булды.
Э. Шәехова, мәгариф идарәсе башлыгы.
Читайте нас: