ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 гыйнвар 2020, 10:30

Халык сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга

Районның сәламәтлек саклау төп корпус (стационар бүлекчә), өч поликлиника бүлекчәсе (өлкәннәр, балалар, стоматология), Прогресс, Ямады, Яңа Уртавыл табиблык амбулаторияләре һәм 47 фельдшер-акушерлык пункты белән тәкъдим ителгән. Табиблык кадрлары белән тупланганлык бүгенгә 64 % тәшкил итә, барлыгы 95 табиб (шул исәптән бишесе бала карау буенча ялда). Кызганычка каршы, районда, тоташ республикада кебек үк, медицина кадрлары җитмәү проблемасы кала. Районның сәламәтлек сагында яшь кадрларны җәлеп итү планында байтак эшләнә. Шулай, үткән елда медицина хезмәткәрләре сафын сигез табиб тулыландырса, быел инде безгә ун белгеч килде: өч терапевт, ике педиатр, акушер-гинеколог, лаборатор диагностикалау табибы, стоматолог, хирург. Районга яңа килүчеләрдән икесе – максатлы юллама буенча вузларда укыган Яңавыл яшьләре.Ел саен медицина хезмәткәрләренең "Авыл докторы" һәм "Авыл фельдшеры" программасында катнашуына гариза бирелә. Быел аларның беренчесендә дүрт табиб катнаша (өч терапевт һәм бер педиатр). Элегрәк программада катнашкан өч табиб, авыл табиблык амбулаториясендә эшләвен дәвам итә. "Авыл фельдшеры" программасы буенча өч фельдшер эшен дәвам итә, быел аларның сафын тагын өч катнашучы тулыландырды.Узып баручы елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт буенча зур эш башкарылды. Алар исәбендә 5 352 162, 61 сумга төп административ корпус түбәсенә ремонт, реанимация бүлекчәсендә 1 269 904, 97 сумга эшләр башкарылды. 18 фельдшер-акушерлык пунктында шәхси акча һәм авыл биләмәләре хакимиятләре ярдәмендә шулай ук шактый зур ремонт үткәрелде. Бу эштә урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, иганәчеләр, халык үзе шактый ярдәм күрсәтә. "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында быел Удмурт Ушьясы һәм Истәктә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштырылды. 2020 елга планнарда шулай ук Асаудыбаш, Әтлегәч, Ваяды, Игровка, Ижбулды, Сандугач, Шүдик торак пунктларда заманча медицина пунктлары урнаштыру. Учреждениеләрнең матди-техник базасы да яхшыртыла. "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында дәваханә ашыгыч ярдәм бригадасы өчен планшет, компьютер, принтерлар һ.б. алдык. "Балалар сәламәтлеген саклау үсеше" программасы кысаларында заманча җиһазы да байтак кайтты, шул исәптән УЗИ аппараты, санлы рентген-аппарат, мәгълүматлар читтән торып тапшырыла торган ике электрокардиограф, офтальмологияҗиһазы. Район үзәк дәваханәсе автопаркы комплектланган заманча медицина җиһазы белән өч ашыгыч ярдәм машинасы һәм мобиль ФАП белән яңарды. Ел саен Яңавыл табиблары "Иң яхшы ел табибы" республика конкурсында катнаша һәм җиңүче була. 2019 ел да искәрмә булмады: "Иң яхшы табиб-инфекционист" исеменә Ленара Шәрифуллина лаек, Айгөл Сәйфетдинова "Иң яхшы табиб-невролог" номинациясендә икенче дәрәҗә призер булды.М. Авзалов, Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табибы.

Районның сәламәтлек саклау төп корпус (стационар бүлекчә), өч поликлиника бүлекчәсе (өлкәннәр, балалар, стоматология), Прогресс, Ямады, Яңа Уртавыл табиблык амбулаторияләре һәм 47 фельдшер-акушерлык пункты белән тәкъдим ителгән. Табиблык кадрлары белән тупланганлык бүгенгә 64 % тәшкил итә, барлыгы 95 табиб (шул исәптән бишесе бала карау буенча ялда).
Кызганычка каршы, районда, тоташ республикада кебек үк, медицина кадрлары җитмәү проблемасы кала. Районның сәламәтлек сагында яшь кадрларны җәлеп итү планында байтак эшләнә. Шулай, үткән елда медицина хезмәткәрләре сафын сигез табиб тулыландырса, быел инде безгә ун белгеч килде: өч терапевт, ике педиатр, акушер-гинеколог, лаборатор диагностикалау табибы, стоматолог, хирург. Районга яңа килүчеләрдән икесе – максатлы юллама буенча вузларда укыган Яңавыл яшьләре.
Ел саен медицина хезмәткәрләренең "Авыл докторы" һәм "Авыл фельдшеры" программасында катнашуына гариза бирелә. Быел аларның беренчесендә дүрт табиб катнаша (өч терапевт һәм бер педиатр). Элегрәк программада катнашкан өч табиб, авыл табиблык амбулаториясендә эшләвен дәвам итә. "Авыл фельдшеры" программасы буенча өч фельдшер эшен дәвам итә, быел аларның сафын тагын өч катнашучы тулыландырды.
Узып баручы елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт буенча зур эш башкарылды. Алар исәбендә 5 352 162, 61 сумга төп административ корпус түбәсенә ремонт, реанимация бүлекчәсендә 1 269 904, 97 сумга эшләр башкарылды. 18 фельдшер-акушерлык пунктында шәхси акча һәм авыл биләмәләре хакимиятләре ярдәмендә шулай ук шактый зур ремонт үткәрелде. Бу эштә урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, иганәчеләр, халык үзе шактый ярдәм күрсәтә.
"Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында быел Удмурт Ушьясы һәм Истәктә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштырылды. 2020 елга планнарда шулай ук Асаудыбаш, Әтлегәч, Ваяды, Игровка, Ижбулды, Сандугач, Шүдик торак пунктларда заманча медицина пунктлары урнаштыру.
Учреждениеләрнең матди-техник базасы да яхшыртыла. "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында дәваханә ашыгыч ярдәм бригадасы өчен планшет, компьютер, принтерлар һ.б. алдык. "Балалар сәламәтлеген саклау үсеше" программасы кысаларында заманча җиһазы да байтак кайтты, шул исәптән УЗИ аппараты, санлы рентген-аппарат, мәгълүматлар читтән торып тапшырыла торган ике электрокардиограф, офтальмологияҗиһазы. Район үзәк дәваханәсе автопаркы комплектланган заманча медицина җиһазы белән өч ашыгыч ярдәм машинасы һәм мобиль ФАП белән яңарды.
Ел саен Яңавыл табиблары "Иң яхшы ел табибы" республика конкурсында катнаша һәм җиңүче була. 2019 ел да искәрмә булмады: "Иң яхшы табиб-инфекционист" исеменә Ленара Шәрифуллина лаек, Айгөл Сәйфетдинова "Иң яхшы табиб-невролог" номинациясендә икенче дәрәҗә призер булды.
М. Авзалов, Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Читайте нас: