ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 гыйнвар 2020, 10:30

Яңавыл яшьләре елны актив үткәргән

Быел районның яшьләр активы район дәрәҗәсендәге байтак әһәмиятле чараларда төп катнашучы һәм оештыручы булды, алар арасында Сабантуй-2019, Яшьләр көне, патриотик акция, конкурс, флешмобларда актив катнашты. Августта Русиянең Дәүләт әләме көнен бәйрәм итү кысаларында Яңавылда "Триколор" беренче яшьләр автоузышы үтте.Яшьләр һәм спорт өлкәсендә казанышлар байтак. Шулай, 2019 елда "Батыр" хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләр М. Кәримнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы видеоролик һәм "Рус түгелмен, ләкин русияле мин" Яшьләр шигъри марафонында актив катнашкан өчен БРның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Зөлфия һәм Сергей Хәбировлар гаиләсе сайлап алу турын үтте һәм "Яшь гаилә-2019" Республика конкурсының финал өлешендә катнашты, биредә "Иң позитив гаилә" номинациясендә җиңде. Нәргизә Фәттахова "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында үткән "Русиянең яшь эшкуары -2019" конкурсының республика этабында җиңде һәм конкурсның төбәк этабы финалына үтте."Яшьлек" ФОКы территориясендә өлкән яшьтәгеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу шәһәр өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде.Муллахмәтовлар гаиләсе быел "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе!" гаилә командаларының Республика җәйге фестивале һәм Уфа шәһәрендә ГТО гаилә фестивале чемпионы булды.XXVII Авыл спорт уеннарында безнең җыелма команда полиатлон буенча көмеш яулады. Мартта тренер Мәҗит Имамов җитәкчелегендә кызлар командасы волейбол буенча финал ярышларыннан чираттагы җиңү белән кайтты, ә безнең баскетболчы кызлар Бөредә җиңел булмаган көрәштә өченче урын яулады."Яшьлек" ФиС МАУның гер спорты буенча тренеры Нәзим Дәүләтшин Белоруссиядә күләмле спорт һәм гер триатлоны өлкәсендә I Халыкара инклюзив турнирда үз авырлык категориясендә алтын медаль яулады. БРның гер спорты буенча шәхси-команда Беренчелегендә Радель Абрахманов (лицей) һәм Игорь Маркелов (Нефтекама шәһәренең нефть көллияте) беренче урыннар яулады, өченче урында Чыңгыз Мөхәммәтнуров (4 санлы мәктәп).Районның Спорт уеннары йомгаклары буенча "Башкоммунэнерго" АҖе филиалы иң спорт хезмәт коллективы булды, икенче урында "РН-Транспорт" ширкәте, "ЦКОМУ" МАУ – өченче.А. Саләхова, район хакимиятенең социаль, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы.

Быел районның яшьләр активы район дәрәҗәсендәге байтак әһәмиятле чараларда төп катнашучы һәм оештыручы булды, алар арасында Сабантуй-2019, Яшьләр көне, патриотик акция, конкурс, флешмобларда актив катнашты. Августта Русиянең Дәүләт әләме көнен бәйрәм итү кысаларында Яңавылда "Триколор" беренче яшьләр автоузышы үтте.
Яшьләр һәм спорт өлкәсендә казанышлар байтак. Шулай, 2019 елда "Батыр" хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләр М. Кәримнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы видеоролик һәм "Рус түгелмен, ләкин русияле мин" Яшьләр шигъри марафонында актив катнашкан өчен БРның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Зөлфия һәм Сергей Хәбировлар гаиләсе сайлап алу турын үтте һәм "Яшь гаилә-2019" Республика конкурсының финал өлешендә катнашты, биредә "Иң позитив гаилә" номинациясендә җиңде. Нәргизә Фәттахова "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында үткән "Русиянең яшь эшкуары -2019" конкурсының республика этабында җиңде һәм конкурсның төбәк этабы финалына үтте.
"Яшьлек" ФОКы территориясендә өлкән яшьтәгеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу шәһәр өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Муллахмәтовлар гаиләсе быел "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе!" гаилә командаларының Республика җәйге фестивале һәм Уфа шәһәрендә ГТО гаилә фестивале чемпионы булды.
XXVII Авыл спорт уеннарында безнең җыелма команда полиатлон буенча көмеш яулады. Мартта тренер Мәҗит Имамов җитәкчелегендә кызлар командасы волейбол буенча финал ярышларыннан чираттагы җиңү белән кайтты, ә безнең баскетболчы кызлар Бөредә җиңел булмаган көрәштә өченче урын яулады.
"Яшьлек" ФиС МАУның гер спорты буенча тренеры Нәзим Дәүләтшин Белоруссиядә күләмле спорт һәм гер триатлоны өлкәсендә I Халыкара инклюзив турнирда үз авырлык категориясендә алтын медаль яулады. БРның гер спорты буенча шәхси-команда Беренчелегендә Радель Абрахманов (лицей) һәм Игорь Маркелов (Нефтекама шәһәренең нефть көллияте) беренче урыннар яулады, өченче урында Чыңгыз Мөхәммәтнуров (4 санлы мәктәп).
Районның Спорт уеннары йомгаклары буенча "Башкоммунэнерго" АҖе филиалы иң спорт хезмәт коллективы булды, икенче урында "РН-Транспорт" ширкәте, "ЦКОМУ" МАУ – өченче.
А. Саләхова, район хакимиятенең социаль, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы.
Читайте нас: