Русия Президенты Владимир Путин закон проектына кул куйды, аңа ярашлы хезмәткә түләүнең минималь күләме 2020 елның 1 гыйнвареннан 850 сумга артачак.
Бу хакта хокукый мәгълүмат порталы документында әйтелә.
«2020 елның 1 гыйнвареннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен айга 12 мең 130 сум күләмендә билгеләргә", – диелә документ текстында.