ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 гыйнвар 2020, 10:30

Яңавыл – республика программаларында актив катнашучы

Узып баручы ел Яңавыл районы инфраструктурасын үстерү һәм ныгыту күзлегеннән әһәмиятле булды

Шулай, ноябрь ахырында озак көтелгән Кисәккаен – Яңавыл магистраль су җайланмасы сафка кертелде. Гомум озынлыгы унсигез километрдан артык тәшкил итте, 2018-2019 еллар чорында моңа 100 млн сум бүленде. "Южный" микрорайоны да су белән тәэмин ителде – Республика адреслы инвестицион программа кысаларында 23 млн сум бүленде. 2019 елда "су мәсьәләсе" Карман авыл биләмәсендә дә хәл ителде – биредә 38 км гомум озынлыктагы су җайланмасы төзелде. Республика бюджетыннан бүленгән акчаның гомум күләме 78 млн сум тәшкил итте.
Шүдик авылының "Италмас" микрорайонында зур эш алып барыла, биредә алтмыш балага балалар бакчасы төзелә. Биредә шулай ук су үткәрү челтәре, газүткәргеч төзелде, урам юллары ремонтлана, балалар бакчасына модельле блок казанлыгы эшли башлаячак; мәдәният һәм ял паркы барлыкка киләчәк. Бөтен эшләрнең тәмамлану вакыты – 2020 ел. Бу максатларга 106 млн сум юнәлтелгән.
Узып баручы елның тагын бер мөһим вакыйгасы – төзәтү интернат-мәктәбен төзү. Эш "Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект" республика программасы буенча алып барыла. Проект бәясе 337 млн сум тәшкил итә. Объект төзелеше тәмамланды диярлек.
Районда тагын бер зур об
ъект – Яшьләр сараен капиталь ремонтлау. Эшләрнең гомум күләме 2019 елда биредә 80 млн тәшкил итә, үткән елда – 31 млн (узган ел ахырында эшли башлаган "Нефтяник" кинотеатрын исәпкә алып).
Төсле утлар белән искиткеч фонтан, булачак яктыртылучы велороллерлар юлы – бу объектлар инде бар һәм "Уңайлы шәһәр мохите" программасы ярдәмендә төзелә. Район, "Подъездларны ремонтлау", "Башкорт ихатлары" кебек, башка программаларда да актив катнашты. Бу программалар буенча башкарылган эшләрнең гомум күләме 41,6 млн сум чамасы тәшкил итте.
Шул ук вакытта санап үтелгән барлык программаларда 2020 елда, киләсе елларда да катнашачагыбызны билгеләү мөһим. Планнар билгеләнде, расланды. Шуңа күрә киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.
С. Гыйльмиев, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
Читайте нас: