ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 гыйнвар 2020, 10:30

Автомашина юлларының зур ремонты

70 км диярлек автоюл тәртипкә китерелде

Быел Яңавыл районында юл хуҗалыгы үсешенә төрле чыганаклардан рекордлы күләм акча юлланды. Зур эш башкарылды, барлыгы 68 км диярлек автомашина юлы төзелде, ремонтланды һәм үзгәртеп төзелде. Гомумән алганда юлларны карауга бер елга – 121 млн сум, ремонтлауга 220 млн сум бүленде.
"БРның Юл хуҗалыгы идарәсе" ДКУна караган ремонтланган юллар озынлыгы 18 км тәшкил итте. Нефтекама – Яңавыл, Яңавыл – Иске Күрдем, Чытырман – Иске Вәрәш юл участоклары, Сусады Ябалакка керү юлы тәртипкә китерелде.
Территориаль заказ кысаларында юлчылар тарафыннан 31 км керү юллары һәм авыл торак пунктлар урамнары, 15 км шәһәр эчендәге урамнар ремонтланды. Шәһәрдә Цюрупа, М. Гафури, Комсомол, Азин (Яңавыл елгасы аша күпердән Маяковскийга кадәр), Куйбышев, Чкалов, Көмешле, Фрунзе, Маяковский (Ленин урамыннан Маяковский тыкрыгына кадәр), Пионер, Якутов, Кутузов, М. Гафури тыкрыгы буенча; Истәк микрорайонының Яшьлек урамыннан урап йөрү урамы, Южный микрорайонының Зирекле урамыннан Сиреньле урамына күчү, Сиреньле урамы.
урамнары буенча юл участоклары ремонтланды.
4 км диярлек автомашина юллары урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру кысаларында ремонтланды. Каймаша һәм Яңа Вәрәш юлларын, Яңа Алдар авылына керү юлы ремонтланды.
2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча безнең районга 80 млн сумга якын күләмдә өстәмә финанслау бүленде. Аларның 60 миллионы диярлек шәһәрнең Азин, Маяковский һәм Куйбышева урамнары, шәһәрнең үзәк мәйданы ремонтлауга юлланды. 10 млн сумга районның авыл торак пунктлары урамнары ремонтланды, Карман авылында 10 мл сумнан артыкка "Туган урам" республика программасы кысаларында Калинин урамына асфальт салынды.
Гомумән алганда, юл комплексы эшендә уңай мизгелләр аз түгел, киләчәктә дә шундый тизлектә эшләргә, Яңавыл районы юлларының сыйфатын арттырырга тырышачакбыз.
А. Имашев сәнәгать һәм төзелеш бүлеге башлыгы.
Читайте нас: