ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 гыйнвар 2020, 11:55

Республикада «Аврора» талантларны үстерү төбәк үзәге ачылды

Республикада «Аврора» талантларны үстерү төбәк үзәге ачылды

Республикада «Аврора» талантларны үстерү төбәк үзәге ачылды. Аның төп максаты – сәләтле балаларны эзләү, табу һәм аларга профессиональ ярдәм күрсәтү.
Балалар белән эшләүдә төп юнәлешләр: фән, сәнгать һәм спорт. Сәләтле балалар белән эш оештыруда «Аврора» Башкортстанның визит карточкасы булыр дип көтелә.
Перпективалы проект авторлары аңлатуынча, мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларының оешуы, талантлы балалар өчен махсус укыту программаларын гамәлгә ашыру, әйдәүче сәнәгать, фән оешмалары белән хезмәттәшлек итү мөһим. Сәләтләрен күрсәткән балалар белән аларның педагоглары өчен мәгълүмати ресурсларны булдыру һәм үстерү дә бик кирәк.
Балалар һәм яшьләр өчен «Аврора» талантларны үстерү төбәк үзәге «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында «Мәгариф» милли проектына ярашлы булдырылды.
Читайте нас: