БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында күчмә бригадаларының эш графигы төзелгән. Хәтерегзгә төшерәбез, сәламәтлек автопоезды республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында барлыкка килде.
Агымдагы елда табиблар безнең районда 9-13 мартта эшләячәк. Бригадалар составында түбәндәге белгечлекләр табиблары: : нейрохирург, акушер-гинеколог, уролог, колопроктолог, гинеколог-репродуктолог, гастроэнтеролог, пульмонолог, оториноларинголог, кардиолог, невролог, эндокринолог һәм офтальмолог. Шулай ук быел бригадалар эшендә тәү тапкыр «Мать и дитя» клиник госпиталь белгечләре катнашачак.