ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 апрель 2020, 15:15

1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре арта?

1 апрельдән Башкортстанның 100 меңгә якын пенсионеры арттырылган пенсия алачак.

1 апрельдән Башкортстанның 98,5 мең пенсионерына социаль пенсияләр 6,1 проентка арта. Шул ук вакытта чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча дәүләт пенсияләре, туендыручысын югалткан очракта — ата-аналарга, чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына пенсияләр; Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның инвалидлык буенча пенсияләре; радиация яки техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның һәм аларның гаилә әгъзаларының картлык буенча пенсияләре арта.
Шулай ук башка түләүләр дә артачак, аларның күләме социаль пенсияләрнең үсүенә бәйле.
Бу ил Президенты Владимир Путинның “Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган бихисап эшләрнең берсе.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: