ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июль 2020, 16:19

Борис Беляев: "Яңавыл - күркәм шәһәр"

Районда Башкортстанның вице-премьеры - ТКХ министры булды

15 июльдә Яңавыл районында БР Хөкүмәтенең премьер-министры урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев булды.
Борис Владимировичның эш сәфәре программасы бай иде, ул Яңавылда "Мехуборка" ширкәтенең клиентларны хезмәтләндерү үзәгеннән башланды. Биредә министр үзәкнең техник мөмкинлекләре, халыкның һәм юридик берәмлекләр мөрәҗәгатенең активлыгы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тоташ эшчәнлек белән кызыксынды. Биредә эшнең яхшы җайга салынуы билгеләнде.
Моны инде Борис Беляевның маршрутында арытаба билгеләнүче Эткенә авылы янындагы каты коммуналь калдыклар полигоны турында әйтеп булмый. Биредә объектның элекке иясеннән дә проблемалар калган, бер компания төркеменә кергән әлеге оешмалар арасында да җитешсезлекләр бар һ.б. Борис Владимирович барлык кисәтү һәм теләкләрне ишетте, арытаба тикшерү өчен игътибарга алды.
Арытаба ул "ЯнаулВодоканал" ширкәтенә барды. Предприятие директоры Илдар Хафизов предприятие эшчәнлеге турында сөйләде, яңа производство объекты төзелеш барышы белән таныштырды. Биредә заманча технологияләрне кертү ярдәмендә предприятие ресурсларны янга калдыруга, киләчәккә эшләүгә игътибар бирелде.
Маршрутның киләсе пункты – чыршы мәйданы (дөрес, хәзер инде элекке) премьер-министры урынбасарының "Яңавыл шәһәренең җәмәгатьчелек урыннары системасы: Башкортстанның Төньяк капкасы" проектын тормышка ашыру белән танышу урыны булды. Делегация килү вакытына биредә, билгеләп үтәргә кирәк, төп подрядчылар – "Арлан УСПД" ширкәте генә түгел, ә бик арматурасы урнаштыру белән шөгыльләнүче җылылык энергетиклары да эшли иде.
Кунак шулай ук "Башкортстанның төньяк капкасы" проектына кертелгән Яңавылның вокзал мәйданында булды. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов министрга проект кысаларындңа вокзал территориясендә булачак яңалыклар турында сөйләде. Борис Беляев урындагы властьларга Яңавыл вокзалының югары үтүчәнлеген исәпкә алып, пассажирлар һәм туристларны шәһәргә ничек җәлеп итү мөмкинлеге турында уйлауларын сорады. Вокзал каршындагы территорияне төзекләндерүдән тыш, шушы көннәрдә тимер юл күперен күтәрү буенча эшләр башланачак, дип өстәде Вәзигатов. Проект буенча ул ябык һәм аз хәрәкәтләнүчән кешеләр өчен уңайлы булачак.
Проектны тикшерү һәм чын күренеш белән чагыштыру барышында башкалар исәбендә "Төньяк капкалар"ның тоташ концепциясен синхронлаштыру өчен таләп ителгән өстәмә финанслаштыру турында сорау күтәрелде.
Делегация Станция урамында да булды, анда "Башкортстан ихаталары" республика программасы кысаларында йорт каршындагы территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарыла. Әлеге вакытта 10, 10а, 12а санлы йортлар янында юлларга вак таш түшәлгән, бордюр ташлары урнаштырылган, шулай ук узу юллары нигезен, машина кую зоналарын һәм подъездларның керү төркемнәрен әзерләү бара. Борис Беляев килгән көнне эшчеләр кер элү һәм каты-коммуналь калдык контейнерлары мәйданчыкларына асфальт сала иде. Биредә ремонт эшләрен "Корунд" ширкәтенең подряд оешмасы алып бара. Ведомство башлыгы район хакимиятенә чүпләрне аерым җыю өчен урналар урнаштыру турында уйларга кушты. Аның сүзләре буенча, алар формасы буенча зур түгел һәм төсле булырга тиеш. Андый урналар балаларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә, дип исәпли министр. Ул шулай ук ихата яклытыгы соравына вакыт бүлде.
Җиңү урамындагы 60 санлы йортта бер ел элек подъездлар капиталь ремонтланды. Быел инде перпендикуляр урнашкан Ломоносов урамы, 1 санлы йортка чират җитте. Борис Беляев ике йорт подъездында да булды, аларны бизәү өчен урындагы осталарны җәлеп иткән "ТКХИ" ширкәте коллективының ремонт сыйфатын һәм иҗади карарларын бәяләде. Шулай булгач, подъездлар иҗади бизәлештә стандарт түгел, ә киресенчә бер-берсенә охшамаган, һәм һәрберсенең "йөзе" бар, дип кыю әйтергә була.
Шәһәр объктларын караудан тыш, "Башкоммунэнерго" АҖе Яңавыл филиалының 2 санлы үзәк казанлыгында зур булмаган киңәшмә узды. Билгеләп үтелгәнчә, предприятие эшенә шелтәләр юк, ләкин проблемалар җитәрлек, алар шул исәптән челтәрләрнең таушалганлыгы белән бәйле. Предприятие һәм шулай ук муниципалитет, үз компетенциясеннән чыгып,мәсьәләне хәл итәргә тырыша, әмма һәрвакыт барып чыкмый.
Борис Владимирович хәлдән мөмкин булган чыгу юлларын тәкъдим итте, аерым алганда, дәүләт ярдәменең федераль программаларында катнашырга кирәклеген билгеләде, проблеманы шулай ук игътибарга алды. Арытаба Җиңү урамы буенча канализация коллекторының үзагымлы участогын үзгәртеп төзү буенча эшләр барышы белән танышу үтте. Билгеле булуынча, Яңавыл "Авыл территорияләренең комплекслы үсеше" федераль программасында катнаша, әлеге үзгәртеп төзү аның кысаларында башкарылачак күләмле эшләрнең берсе булып тора. Эшне "Стройсервис" ширкәте башкара, иске объектның яртысы диярлек үзгәртеп төзелгән.
Юбилей урамында "Башкортстан ихаталары" программасы буенча эшләр инде беренче ел гына алып барылмый. Шуңа күрә, күпфатирлы йортларда подъездларны комплексы ремонтлау буенча программаны тормышка ашыру барышы белән танышу очрагындагы кебек үк, биредә чагыштырма анализ ясарга мөмкин иде.
2020 елда "Башкортстан ихаталары"ның Юбилей урамы, 5, 6, 7/1, 11 адресы буенча күпфатирлы йортларда тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез. Эшләр "проект-шаблоннар" буенча үткәрелә, хәер, алар ниндидер "эталон" булырга тиеш түгел. Премьер-министр урынбасарының сәфәре моны күрсәтте дә. Урындагы подрядчылар стандартлаштырылган проектларга үзгәрешләрнең бер рәтен тәкъдим итте, алар игътибарга алынды. Урындагы халык шаблонлылыктан чыгуны лаеклы бәяләргә тиеш, мөгаен. 7/1 санлы йорт ихатасыннан Матросов урамына чыгу юлы ясарга планлаштырыла. Бу шул исәптән янгын хәвефсезлеге сораулары белән дә бәйле (урындагы халык еш кына ихатага керү юлын транспорт чаралары белән каплый)
Әйткәндәй, шәһәр буенча сәфәре вакытында Борис Владимирович күпфатирлы йортлар каршындагы чәчәклекләрне бизәү белән кем шөгыльләнүе турында бер тапкыр гына сорамады һәм бу гүзәллекне яшәүчеләр үзләре булдыруына хәйран калды. Министр шулай ук "Яңавыл – күркәм шәһәр һәм аның инфраструктурасы үсешенең уңай динамикасына ия булуы" турында берничә тапкыр белдерде.
Читайте нас: