ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+26 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 октябрь 2020, 15:31

Диспансерлаштыруны туктатып торачаклар

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясе һәм амбулатор-поликлиника звеносының йөкләнеше аркасында катлаулы эпидемиология вәзгыяте күзәтелгән районнарда диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшеренүләрне вакытлыча туктатырга тәкъдим итте.

Бу тәкъдимне Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин җиткерде.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм «диспансерлаштыру — ул, әлбәттә, мөһим эш, әмма хәзер безнең табибларның күп өлеше нәкъ менә коронавирусны дәвалау белән мәшгуль», дип билгеләп үтте.

"Шуңа күрә муниципалитетлар үзләре карасын һәм мондый карарны кабул итсен", - дип өстәде Хәбиров.

Диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшеренүләрне әлегә 16 ноябрьгә кадәр туктатып тору планлаштырыла.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә "COVID-19" диагнозы Башкортстанның 83 кешесендә куелган.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: