ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 ноябрь 2020, 17:00

Ноябрьдә үзгәрешләр

Алар ай башыннан көченә керә

Яңа автомашиналарга башкача кәгазь ПТС (транспорт чарасының паспорты) бирмәячәкләр.
1 ноябрьдән транспорт чараларының кәгазь паспортлары югалган, яраксызлыкка килгәннәре урынына, шулай ук барлык графалары тулу сәбәпле арытаба куллану мөмкин булмаганда гына бирәчәкләр.
Ватан һәм чит илләрдә җитештерелгән автомашиналарның яңа хуҗалары хәзер ПТСны кулга алмаячак: документ электрон булачак.
Кулга электрон паспорттан өземтә генә алырга мөмкин.
Юл-транспорт вакыйгасы турында хәбәр итү тәртибендә үзгәрешләр
Юл-транспорт вакыйгасы турында электрон хәбәрне хәзер илнең вакыйга булган теләсә кайсы тәбәгендә рәсмиләштерергә була. Әмма билгеле бер шартлар бар. Шулай, юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар Дәүләт хезмәтендә теркәлгән булырга, шулай ук якларның хет берсендә "Помощник ОСАГО" мобиль кушымтасы булырга тиеш.
Һәм тагын, хәзердән юл-транспорт вакыйгасын машина юридик берәмлеккә теркәлгән очракта да онлайн-режимда рәсмиләштерергә мөмкин.
Моннан тыш, әгәр юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар арасында каршылыклар булса, белдерү кәгазен читтән торып рәсмиләштерү мөмкинлеге бар.
Кичектерү турында гаризалар тапшыру срогы тәмамлана
Ахыргы көнне шәхси эшкуарлар, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен салым, иминият взнослары түләү буенча кичектерү яки кичектереп түләү турында гариза тапшыру срогы тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, шундый йомшаклык икътисадның коронавирус пандемиясе сәбәпле аеруча каза күргән тармакларны дәүләт яклау кысаларында бирелә.
Мәсәлән, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән салым түләүчеләр өчен өстәмә рәвештә өч айдан алты айга кадәр салым, җыю һәм иминият взнослары түләү срокларын озайту каралган иде.
Тахографлар шәхси йөк машиналарында да булачак.
Хәзердән физик берәмлекләр – 3,5-12 тонна авырлыктагы йөк автомашиналары милекчеләре дә аларны тахограф белән җиһазландырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, бу җайланма транспорт чарасының хәрәкәт тизлеге, шоферның эш режимын теркәү мөмкинлеге бирә.
Моны ноябрь ахырына кадәр эшләргә кирәк, югыйсә ЮХХДИ хезмәткәрләре штраф яза башлаячак.
Русиянең Транспорт министрлыгында аңлатуларынча, йөк автомашиналары арытаба да этаплап җиһазландырылачак. Мәсәлән, 1 мартка кадәр 12 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналарын тахограф белән җиһазландырырга кирәк.
Фото: https://pixabay.com
Читайте нас: