ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 декабрь 2020, 15:05

"Сәфәр безнең өчен Яңа ел алды могҗизасына әверелде..."

Яңавыл пенсионерлары Уфага экскурсиягә барды

Яңавыл районында республикада сентябрьдә өлкән буын кешеләре өчен башланган "Башкортларча озын гомер. Туризм" проектының беренче "карлыгачлары" бар. Бу көннәрдә 14 пенсионердан төркем урындагы волонтерлар штабы вәкиле Нәфисә Фәсхетдинова һәм Яңавыл район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Фәнзәлия Әхмәтова озатуында ике көнлек "Тарихи һәм заманча Уфа" экскурс-турына барды. Кайткач проектта катнашучылардан сәфәрдән тәэссоратлары белән уртаклашуын үтендек.
60 яшьлек Фәридә Мәрдамшина сүзләре буенча, тур уңышлы үткән. "Уфага экскурсия безнең өчен Яңа ел алды могҗизасына әверелде, – дип сөйли ул. – Бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә оештырылды, безне уңайлы кунакханәгә урнаштырдылар. Төркем бердәм иде, барысы шундук дуслашты, бер-берсе хакында хәстәрлек күрде. Берничә музейга бардык, байтак кызыклы нәрсәләр белдек, республкианың төп чыршысын күрдек. Ә Башкортстан башкаласы буенча ике катлы автобуста күрсәтмә экскурсия вакытында үземне "Титаник" фильмыннан күркәм корабтагы кебек тойдым: гидның мавыктыргыч хикәясен тыңлап, тарихи һәм заманча Уфаны югарыдан күзәттек. Тәү тапкыр Лимонарийга бардым, булмаганнарга киңәш итәм: бу могҗизалы мәңгелек яшеллек патшалыгын зарури күрегез!"
Проектта башка катнашучы, 62 яшьлек Нәрисә Дәүләтова сүзләренчә, Уфага турист сыйфатында бару аның күптәнге хыялы булган. "Күп еллар башкалага бармадым. Уфа бик үзгәргән, ямьләнгән, заманчаланган. Башкортстанның милли музеена экскурсия дә мавыктыргыч булды, биредә безне кызыклы археологик һәм палеонтологик табышлар, республиканың бай хайван һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштырдылар. Сәфәрдән, тоташ алганда, бик канәгать кайттым, бөтен җирдә безне киң күңелле кешеләр каршылады һәм оазтты. Оештыручыларга зур рәхмәт".
Туристлар шулай ук зур дәрт алган һәм мастер-класста скандинавларча йөрү буенча белем багажы туплаган. Археология һәм этнография музеенда сакланучы "Сармат коллекциясе" да тәэссорат уяткан. Ә кич Яңавыл пенсионерлары Рус драма театрында "Прощание в июне" комедиясенә хозурланган. "Бу искиткеч тәэссоратлар безгә озакка җитәр, сәфәрне гел рәхмәт белән искә алачакбыз", – диде проектта катнашучылар.
Читайте нас: