ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 декабрь 2020, 16:34

Лицей киләсе атнада ничек укыячак?

Яңавыл районы территориясендә коронавирус буенча хәлне контрольдә тоту һәм мониторинглау штабының чираттан тыш утырышында нинди карар кабул ителде?

Яңавыл районы территориясендә коронавирус буенча хәлне контрольдә тоту һәм мониторинглау штабының чираттан тыш утырышында нинди карар кабул ителде?
Бүген, 25 декабрьдә, Яңавыл районы территориясендә хәлне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча штабның чираттан тыш утырышында лицейга 28 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр дистанцион укыту кертү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, өч көн дәвамында укучылар онлайн укыячак, аннары 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр каникулга китәчәк.
Дистанцион белем бирүне кертү турындагы карар әлеге белем бирү учреждениесенең укучылары һәм педагоглары арасында коронавирус һәм ОРВИ авырулары арту сәбәпле кабул ителде.
Бүген, 25 декабрьгә, лицейның ундүрт сыйныфы карантинда.
Автор: Лидия Гарипова.
Читайте нас: