ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 гыйнвар 2021, 20:46

Яңавылда яңа ел җырлары һәм шигырьләре видеомарафоны башланды

Бүген, 4 гыйнварда, Яңавылда "Исәнме, Яңа ел!" иҗади онлайн марафон башланды. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурста катнашу шартлары гади.

МКДЦ коллективы шәһәр һәм район халкын "Исәнме, Яңа ел!" яңа ел җырлары һәм шигырьләре видеомарафонында катнашырга чакыра.
Иҗади конкурс бүген, 4 гыйнварда, старт алды һәм 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс шартлары гади:
- катнашырга теләгән һәркем "ВКонтакте" социаль челтәрендәге үз битендә #Янаульскийрайон #ЗдравствуйНовыйгод хештегларын билгеләп яңа ел темасына башкарган шигырь яки җыр видеоязмасын урнаштыра;
- сылтаманы ватсап буенча 89876003505 номерына җибәрергә кирәк. Катнашыгыз! Үзегезнең иҗади осталыгыгызны күрсәтегез! Уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Автор: Лидия Гарипова.
Читайте нас: