Транспорт чараларын техник тикшерү турындагы федераль законга үзгәрешләр 1 мартта үз көченә керәчәк. Төзәтмәләр нигезендә, диагностик карталар техник тикшерү үткәрелмичә генә бирелгән булса, юкка чыгарылачак. Үзгәрешләр кертелгәч, карталарны техник тикшерү узмыйча гына алган машина хуҗаларына да, картаны биргән операторларга да административ җаваплылык каралган. Моннан тыш, яңа закон бердәм автоматлаштырылган тикшерү системасын кертүне күздә тота. Техник тикшерү алдыннан һәм аннан соң машинаның техник тикшерү үтү барышы фотовидео язмасы алып барылырга тиеш. Диагностиканың дөреслеге экспертиза үткәргән экспертның электрон имзасы белән расланачак. Әгәр теләсәгез, документны кәгазь күчермәдә алырга мөмкин.