ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 гыйнвар 2021, 20:05

Укучыларга мәктәптә кесә телефоны тыелачак

1 гыйнвардан яңа санитар кагыйдәләр көченә керде

Раушания Гарифуллина
Яңа санитар кагыйдәләр буенча бу елдан Русиядә укучыларны укыту өчен мобиль җайланмалар куллану тыела. СанПинга ярашлы (СП 2.4.3648-20), укучыларга компьютер, планшет яки электрон дәреслек сыйфатында кесә телефоны куллану рөхсәт ителми.
Бу хакта һәм белем бирү учреждениеләре эшенең яңа санитар кагыйдәләре турында (документ 2021 елның 1 гыйнварында көченә керде һәм 2027 елның 1 гыйнварында гамәлдә булуын туктатачак) "Роспотребнадзор"ның БР буенча Идарәсе Нефтекама территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Зәбидә Хуҗина белән әңгәмәләшәбез.
– Зәбидә Рәхиповна, укучыларга белем бирү өчен нигә мобиль җайланма кулланырга ярамый?
– Барлык таләпләр, тоташ алганда, балалар сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән. Мисалга, гомум таләпләр арасында интерактив тактаның (165,1 см. дан ким түгел), компьютер, ноутбук (39,6 см.дан ким түгел), планшет (26,6 см) мониторы диагональләре үлчәме . Әйткәндәй, электрон-нур трубкалары нигезендәге мониторлар рөхсәт ителми. Электрон җайланмалар эшләү өчен вакыт да билгеләнгән: укучыларның яшенә бәйле рәвештә 20-35 минут.
Укытуның электрон чараларын куллануның гомум дәвамлылыгы дәрестә түбәндәгеләрдән артмаска тиеш:
– 10 яшькә кадәр балалар өчен интерактив такта – 20 минут, 10 яшьтән өлкән – 30 минут,
– 1-2нче сыйныфлардагы балалар өчен компьютер – 20 минут, 2-4нче сыйныфлар – 25 минут, 5-9нчы сыйныфлар – 30 минут, 10-11нче сыйныфлар – 35 минут.
Физкультминуткалар, күз өчен гимнастика, балаларның сын-гәүдәсен контрольдә тоту каралган.
Яңа кагыйдәләр уку һәм ял вакытын билгели.
Тәнәфеснең минималь дәвамлылыгы – ун минут, ә мәктәп дәресе 45 минуттан артык дәвам итә алмый (беренче сыйныфлардан тыш). "Нуль" дәресе үткәрү һәм өч смена уку рөхсәт ителми. Икенче сменаның дәресләре 19 сәгатьтән соң тәмамланырга тиеш түгел. Каникул озынлыгы – җиде календарь көннән дә ким түгел.
Балага максималь рөхсәт ителгән йөкләнеш шулай ук билгеләнгән. Беренче сыйныфта ул дүрт дәрестән артмаска тиеш, һәм атнасына бер тапкыр – биш дәрес (физкультура исәбенә). Шул ук вакытта 1нче сыйныф укучылары атнасына биш көн генә һәм беренче сменада гына укый ала. Сентябрь- октябрьдә аларның көненә 35әр минутлык өч дәрес, ноябрь-декабрьдә – 35әр минутлык дүрт дәрес, ә гыйнвар-майда – инде 40ар минутлык дүрт дәрес. Өченче чирек уртасында – өстәмә каникул һ.б.
– Дистанцион уку вакытында нинди дә булса төзәтмәләр бармы?
– Әйе. Дистанцион, электрон белем алу вакытында дәресләр расписаниесе белем алучыларның акыл эшкә сәләтлелегенең көндезге һәм атналык динамикасын исәпкә алып төзелә. Дәресләр 18 сәгатьтән соң түгел тәмамланырга тиеш. Сүз уңае, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә карата таләпләр аерым язылган, алар даими карау үтәргә, медицина кенәгәсе булырга һәм прививкаларның милли календаренә ярашлы вакциналаштыру үтәргә тиеш.
– Сыйныфта ничә бала була ала?
– Уку кабинетларының мәйданы (шкаф, тумба һ.б. кую өчен кирәкле мәйданны исәпкә алмыйча) түбәндәгечә исәпләнергә тиеш: дәреснең фронталь формасы вакытында бер укучыга ким дигәндән 2,5 кв. метр һәм төркем дәресләрдә – 3,5 кв. метр.
Документта аерым пункт кисәтү һәм эпидемиягә каршы чараларга багышланган. Аларны оештырганда шул исәптән түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк: йогышлы авыру билгеләре булган берәмлекләр объектларга кертелми. Кичерелгән авырудан соң балаларга медицина белешмәсе белән генә килү рөхсәт ителә.
Читайте нас: