ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 гыйнвар 2021, 11:20

Гыйнварда үзгәрешләр

Яңа елда нинди закон һәм яңа кагыйдәләр инде көченә керде

2021 елның гыйнварыннан Русиядә хезмәткә минималь түләү күләме үзгәрде. Хәзердән ул ил буенча 12 792 сум тәшкил итә, Башкортстанда район коэффициентын исәпкә алып (+15 %) аның күләме 14 711 сумга тигез (13 950 сум иде). Шулай итеп, эшче бер айга эш вакытын тулысынча эшләү (окладта) яки аның өчен билгеләнгән хезмәт нормасын үтәү (тариф яки эш башыннан түләү вакытында) шартында, эш белән тәэмин итүченең аңа хезмәткә минималь түләү күләменнән азрак түләргә хокукы юк. Хезмәт инспекциясендә хезмәткә минималь түләү күләме составына (РФ Хезмәт Кодексының 129 мәддәсенә ярашлы) оклад, дәртләндерүче түләүләр (мәсәлән, премия) һәм компенсация төрендәге түләүләр керә.
Моннан тыш, республикада пенсионерлар өчен яшәү минимумы 8 469 сумнан 9 605га кадәр арттырылды. Төбәкнең Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, ул пенсиягә социаль өстәмә түләү билгеләү өчен кулланыла, аңа пенсияне әлеге дәрәҗәдән ким алучы эшләмәгән өлкәннәр исәп тота ала.
Ана капиталы һәм балаларга пособие артты
Беренче балага ана капиталы 483 881,83 сум тәшкил итәчәк, икенче бала туганда дәүләт тагын 155 550 сум өстәячәк. Гаилә тарафыннан беренче балага түләү алынмау шартында, икенче балага ана капиталы 639 431,83 сум тәшкил итәчәк. Республикада шулай ук 3-7 яшьтәге балаларга пособие икеләтә артты. 1 гыйнвардан түләү күләме яшәү минмумына кадәр җитәчәк, агымдагы мизгелгә ул 10 070 сум тәшкил итә. 3-7 яшьтәге балалар өчен пособиегә, хәтта коронавирус пандемиясе белән бәйле түләүләрне исәпкә алып та, кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр дәгъва итә ала.
Автор: Рамил Шәрәпов
Читайте нас: