ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
«ЯТ» конкурсы
28 декабрь 2018, 10:26

Велосипед хуҗасын тапты

Гәзиткә язылучылар арасында конкурска йомгак ясалды

27 декабрьдә "районка" редакциясендә гәзиткә язылучылар арасында конкурска йомгак ясалды. Хәтерегезгә төшерәбез, төп приз 18 тизлекле велосипед иде. Әмма башка призлар да булды – үтүк, электр иттарткыч, термос, җылылык вентиляторы – суперпризны да кертеп, барлыгы 11 бүләк. Бәхетлеләрнең исемнәрен ачыкларга күзәтүче ролендә чыгыш ясаучы гәзит дуслары, җәмәгать хәбәрчеләре, шулай ук гимназиянең икенче сыйныф укучысы Динар Вәлиәхмәтов ярдәмләште. Конкурста җиңүчеләр нәкъ аңа рәхмәтле булырга тиеш:

Шәрәфисламова Н. Н. (Яңа Уртавыл авылы, Үзәк урам, 20)

Әдиев В. (Сандугач, Садретдинов урамы, 20)

Милетдинов В. (Барабановка, Елга аръягы урамы, 9)

Әхәтова Р.З. (Яңа Алдар )

Гайнуллина (Яңавыл шәһәре, Октябрь урамы, 4-7)

Хәсәнов А. С. (Яңавыл шәһәре, Җиңү урамы, 60-32)

Хабиров М. А. (Яңавыл шәһәре, Радищев урамы, 25/3)

Юнусова А. А. (Яңавыл шәһәре, Елга аръягы урамы, 20)

Зарипова (Яңавыл шәһәре, Совет урамы, 8-9)

Ситдыйков Р. М. (Яңавыл шәһәре, Каманин урамы, 27)

Шәрәфисламова Н. Н. (Яңа Уртавыл авылы, Үзәк урам, 20)



Ә велосипед Сандугач авылыннан З. Сафинага эләкте (Үзәк урам, 51).


Шартларга ярашлы, призлар уйнатуда, эш урыны буенча ("счет" буенча) яки үзе килеп "Яңавыл таннары", "Янаульские зори" гәзитләренә тулысынча 2019 елга яки ярты елга язылган берәмлекләр катнашты. Моның өчен бернәрсә дә таләп ителмәде – алар язылу белән катнашучыга әверелде.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, барыгызны да котлыйбыз!
Читайте нас: