ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
«ЯТ» конкурсы
20 август 2019, 10:47

«Исәнме, мәктәп!»

Редакция сездән фотолар көтә

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Тиздән уку елы башлана, димәк, искәрмәләрсез барысының да – ата-аналар һәм укытучыларның, аеруча балалар һәм үсмерләрнең – кәефе күтәренке. Соңгыларын исә, сыйныфташлары белән очрашу, яңа киемен күрсәтү, тәэссоратлар белән уртаклашу көтә... Димәк, чираттагы фотоконкурс шәп узачак!
Исеме: «Исәнме, мәктәп!».
Катнашучылары: барлык теләүчеләр.
Шартлары: гаилә яки дусларыгыз белән мәктәпкә әзерләнгән, беренче уку көннәренең фотоларын җибәрегез (архивтан да мөмкин).
Эшләрне кабул итү: 31 августка кадәр (кертеп).
Өстәмә мәгълүматлар: эшләр бер катнашучы исеменнән кабул ителә. Сүрәтләр сыйфатлы булырга тиеш. Фотоларга карата зур булмаган текст хуплана.
Үткәрү тәртибе: конкурс ике этапта уза. Беренчесендә редколлегия барлык җибәрелгән эшләрдән иң яхшыларын билгеләячәк (темага туры килүе, сүрәтнең сыйфаты, үзенчәлеклелеге исәпкә алына). Икенче этап 1 сентябрьдә башлана, бу көнне иң яхшы эшләр безнең «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылачак: җиңүчеләрне ачыклау буенча карарны (ә алар өчәү булачак) гәзит укучыларга тәкъдим итәчәкбез.
Җиңүчеләрне «ЯТ»дан призлар көтә!
Читайте нас: