Барлык яңалыклар
«ЯТ» конкурсы
20 декабрь 2019, 10:35

"Кар фантазиясен" үстерегез

Җиңүчеләрне призлар көтә

Яңавылда кыш акрынлап үз көченә керә. Шуңа күрә "ЯТ" редакциясе яңа ел алдыннан "Карлы фантазия" фоторәсемнәр конкурсы игълан итәргә карар итте. Кар бабай/кар фигурасы /боз сынын әвәләгез, ясагыз, фотога төшерегез, кызыклы исем уйлагыз (шигырь дә сәламләнә!) һәм безгә җибәрегез. Ә тоташ композицияләр (шәһәрчекләр, әкият сюжетлары һ.б.) булдырырга карар иткән кар-боз архитекторларына безнең хәбәрчеләр үзләре килер, хәбәр генә итегез.
[email protected] сайтының махсус "конкурс" почтасына, "Карлы фантазия" конкурсына" дип билгеләп социаль челтәрләрдә безнең төркемнәргә языгыз.
Иң яхшы эшләр авторын призлар көтә!
Фотолар редакция архивыннан.
Читайте нас в