Әлеге кул эше фотосын безгә Яңавыл шәһәрендә 1 санлы мәктәпнең 4нче сыйныфында укучы Энҗе Гыйльмуллина җибәрде. "Бик тырышып эшләдем, Ватанны саклаучылар көненә әтигә бүләгем әзер. Аның һәрвакыт сау-сәламәт, бәхетле булуын телим", – ди Энҗе.
Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, дәү әни-дәү әтиләр! "Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк" конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә, вакыт бик аз калып бара, шуңа күрә ашыгыгыз, активрак булыгыз!