ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
«ЯТ» конкурсы
15 февраль 2021, 18:50

"ТЫНЫЧЛЫК, ИМИНЛЕК САГЫНДА СЕЗ КИРӘК" КОНКУРСЫНА

Чираттагы катнашучыбыз – 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Алия Даутова.

"Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк" конкурсы дәвам итә. Чираттагы катнашучы 4 яшьлек Алия Илнур кызы Даутованың үз куллары белән кәгазьдән ясаган корабын тәкъдим итәбез. Ул аны 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме хөрмәтенә әтисенә бүләк итеп әзерләгән.
"Әти, сине чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим, бик күп бәхет телим. Сәламәт бул, хыялларың тормышка ашсын, җир йөзендә иң яхшы әти – ул син. Мин сине бик яратам", – дип теләкләрен дә белдергән Алия.
Хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, дәү әни-дәү әтиләр! "Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк" конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә, вакыт бик аз калып бара, шуңа күрә ашыгыгыз, активрак булыгыз!
Читайте нас: