Әминә Эдуард кызы Хәсәновага 4 яшь, ул 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасына йөри. Әнисе әйтүенчә, рәсем төшерергә, җырларга һәм биергә бик ярата. Әтисенә Ватаны саклаучылар көненә бүләге әзер дә инде. "Әтинең сау-сәламәт, һәрчак көләч йөзле булуын телим", - ди кечкенә Әминә.