ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
«ЯТ» конкурсы
16 февраль 2021, 13:00

"Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк" конкурсына

Каршы алыгыз – Яңавыл шәһәренең 1 санлы мәктәбендә 1нче Б сыйныфта белем алучы Әлим Галәуов.

Әлим – җыр-моң сөюче бала. Балалар сәнгать мәктәбенең баян һәм хорда җырлау классларына йөри. Ул балалар бакчасына йөргән чагыннан ук сабыйлар арасында үткәрелүче төрле иҗади конкурсларда актив катнашучы. Менә бу юлы да Әлим безгә үз эшен җибәрде. Әтисен бәйрәм белән тәбрикләп, шигырь юллары да өстәгән.
Мин әтиемнең көчле кулларына,
Күкрәгенә килеп сыенам,
Әйтерсең дә кояш җылысында
Нурларында аның коенам.
Синең белән әти горурланам,
Син бит минем иң зур терәгем.
Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп,
Озак яшә, шушы теләгем.
Читайте нас: