ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар

“Түзегез, егетләр, түзегез, тиздән чик, тиздән...”

Орденга лаек рядовой Актиев

Меншәрип Актиев Арлән авылында туып үсә, 1943 елда армиягә алына. Яңавылдан түгел, ә Свердлов өлкәсендәге Арамиль хәрби комиссариаты (хәрби билетында шулай язылган, ул еллардагы башка документлары белән бергә балалары аны кадерләп саклый) тарафыннан чакырыла. Эш шунда, сугыш алдыннан, кайбер яңавыллылар кебек үк, ул фабрика-завод укуы үтеп, белгечлек алып, торф чыгара. Кызыл байрак Ленин ордены Суворов ордены Вердинская 134нче укчылар дивизиясенә эләгә, пулеметлар ротасында хезмәт итә. Витебскны азат итүдә катнаша. Висла кичү ветеранның хәтерендә уелып кала. “Елгадагы су каннан кып-кызылга әверелде... Без саллар астында яшеренергә тырышабыз... Тирә-якта кычкыралар, кайсы якка атарга икәнлеге аңлашылмый... “Түзегез, егетләр, тиздән чик...”, – аның хатирәләреннән менә кайбер өзекләр. Якынча шундый ук хәл (бәяләргә, әлбәттә, хакыбыз юк) тагын бер сугышта булган, арытаба – башкасында... Нәтиҗә буларак – ике яралану һәм озак вакыт госпитальләрдә яту. Сүз уңае, аларның берсендә рядовой Меншәрип Габтиевичның барлык хәрби бүләкләрен урлаганнар.

– Исән калган бүләкләү битләренең берсендә “Орденга лаек” дигән язу бар иде, – ди солдатның якыннары.

Ләкин бүләкләр аның өчен иң мөһиме түгел. Госпитальдән соң хезмәтен инде алдынгы линиядә дәвам итми, фильтрацияләү лагерында хәрби әсирләрне саклаган, ә 1947 елда өенә кайта. Шүдиккә яшәргә күчә, өйләнә, “Победа” колхозында балта остасы булып эшли башлый. Ул балта остасы да, слесарь дә, гомумән, бөтен нәрсәгә кулы оста була, хәтта өч тәгәрмәчле агач веосипед ясый (аны хәтта Мәскәүгә күргәзмәгә алып китәргә теләгәннәр).

Якыннары әйтүенчә, Җиңүнең 50 еллыгын каршы алу турында хыяллана, ләкин нәкъ шул ул елда ул мәңгелеккә күзләрен йома.

Читайте нас: