Барлык яңалыклар
Новости
14 июль 2019, 12:58

Мәгариф

“Мәгариф” проектының онлайн-кабул итү бүлмәсе эшли

Русиядә "Мәгариф" милли проекты гамәлгә ашырыла. Гражданнарны мәгариф өлкәсендәге башлангыч һәм үзгәрешләр белән күбрәк таныштыру йөзеннән онлайн-кабул итү бүлмәсе булдырылган.
Онлайн-кабул итү бүлмәсенә түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин:https://projectobrazovanie.ru.
 "Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру Русия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтен тәэмин итәчәк. Онлайн-ресурс теләге булган һәр кешегә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру буенча сораулар бирү һәм тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге бирәчәк. Һәр мөрәҗәгать эшкәртеләчәк, ә аны юллаучылар җавапны электрон почтага алачак, диелә бу хәбәрдә.
Кире элемтәне гомумдәүләт проекты администраторы тәэмин итәчәк, ә август киңәшмәләре чикләрендә сораулар һәм җавапларга тулы анализны проект җитәкчесе – Русия мәгариф министры Ольга Васильева үткәрәчәк.
Милли проект Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас