Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2020, 10:58

"Кайгыгызны уртаклашам..."

Русия Президенты Владимир Путин Һиндстанда кешеләр һәлак булган авиаһәлакәт уңаеннан Президент Раму Натху Ковиндның һәм Премьер-министр Нарендре Модиның кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде.

Русия Президенты Владимир Путин Һиндстанда кешеләр һәлак булган авиаһәлакәт уңаеннан Президент Раму Натху Ковиндның һәм Премьер-министр Нарендре Модиның кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде. Бу хактагы телеграмма Кремль сайтында бастырылган.


"Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Премьер-министр! Кожикод шәһәре аэропортында пассажир самолётының һәлакәт нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам", - дигән Владимир Путин.


Шулай ук, ул һәлак булганнарның туганнарына теләктәшлек сүзләрен һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләген тапшыруны сорады.


Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗига нәтиҗәсендә 18 кеше үлгән, шул исәптән ике пилот та. Дәваханәләргә 149 кеше озатылган, шуларның 22се авыр җәрәхәтләр алган.


Фото: Риа Новости сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас