ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-2 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2021, 08:33

«Башкортостан кванториумы» мобиль технопаркы

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

«Башкортостан кванториумы» мобиль технопаркы Сәйтәк мәктәбенә барып җитте.
Бу “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” федераль проектын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.
Шушы көннәрдә Балтач районының Сәйтәк мәктәбендә «Башкортостан кванториумы» мобиль технопаркы эшли башлады. Ике атна дәвамында район укучылары табигый-фәнни һәм инженер-техник юнәлештә үзләренең белемнәрен камилләштерә алачак.Алар арасында геомәгълүмати технологияләр өйрәнү, робототехника һ.б.
Укулар югары технологияле заманача корылмалар белән җиһазландырылган махсус мәйданда үтәчәк.
–Безнең мәктәптә балалар сигез авылдан килеп укыйлар. Бу безнең өчен һәм безнең балалар өчен яңа технологияләр белән танышу, проектлар эшләүнең нигезен, робототехниканы һәм сәнәгати дизайнны өйрәнү өчен яңа мөмкинлек, – ди Сәйтәк мәктәбе директоры Руфина Ибраһимова.
Кванториум укытучылары балаларны башкача фикер йөртергә өйрәтә. Ә бу киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәчәк.
Бу заманда бик кирәк күп нәрсә алып калачак балаларыбыз, ­дип сөенә ата-аналар да.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com, https://omet-rb.rbsmi.ru/

Автор : Ибрагимова Эльмира

Читайте нас: