Барлык яңалыклар
Новости
19 март , 11:00

Ихата, йортлар, скейт-парк

Яңавылда күпфатирлы өйләрне төзекләндерү һәм ремонтлау буенча нинди эшләр каралган#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Хакимияттә оператив киңәшмәдә сәнәгать һәм төзелеш бүлеге башлыгы Артур Имашев районда федераль һәм төбәк программаларын тормышка ашыру йомгаклары, шулай ук агымдагы елга планнар хакында сөйләде. Бу теманы гәзит битләрендә дәвам итәргә карар иттек.
– Артур Робертович, "Башкортстан ихаталары" программасыннан башлыйк. Нинди эшләр планлаштырылган?
– Шундук әйтәм, тәүдә 2021 елга өч ихата территориясе – 25 млн сумнан артыкка Җиңү урамы, 79, 79/1, 79/2, 81, 83 санлы йортлар, Станция урамы, 20а санлы йорт һәм Җиңү урамы, 60, Ломонсов урамы, 1 һәм Октябрь урамы, 4 санлы йортлар белән чикләнгән ихата территориясен ремонтлау билгеләнгән иде. Әмма гади булмаган финанс-икътисади хәл белән бәйле, республика дәрәҗәсендә агымдагы елга программаны финанслауны кыскарту турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә быелгы программада югарыда билгеләнгән йорт каршындагы территорияләрнең соңгысы гына калды. Биредә ихата эчендәге юлларга асфальт салу, машина туктату урыннары булдыру, балалар уен һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү (резина катлам белән), территорияне яшелләндерү буенча эшләр башкарылачак.
– Район подъездларны комплекслы ремонтлау программасында катнашачакмы?
– Агымдагы елда – юк. Тәүдә 6,5 млн сумга диярлек алты күпфатирлы йортның 19 подъездында гомум милекне ремонтлау планлаштырылды. Әмма финанслау кимү белән бәйле, бу эшләр 2022 елга күчерелде. Агымдагы елда тоташ республика буенча өч муниципалитетта гына подъездлар ремонтланачагын билгеләп үтәм, алардан 85 %ы – Уфа шәһәрендә.
– Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның төбәк фонды линиясе буенча нинди эшләр башкару планлаштырыла?
– Гомум милекне капиталь ремонтлау программасы буенча 18,4 млн сумга алты йортта гомум милекне капиталь ремонтлау планлаштырылган. Аерым алганда, өч йортта (Азин урамы, 13, Ленин урамы, 26, Совет урамы, 10/2) – түбә, тагын өчесенең (Некрасов урамы, 1, Ломоносов урамы, 1, Якутов урамы, 16а) алгы ягы яңартылачак.
– Киңәшмәдә сүз җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр турында да барды...
– "Башкортстан Республикасында заманча шәһәр мохитен формалаштыру" программасы кысаларында агымдагы елда шәһәр паркы һәм янәшәдәге территория төзекләндереләчәк. Аукцион йомгакларына ярашлы, эшләрне "Уралспецстрой" ширкәте үткәрәчәк, аның күләме 18,7 млн сум диярлек тәшкил итә. 26 гыйнварда ТКХ министрлыгы һәм район хакимияте арасында 21 млн сумга Килешү төзелүен өстәп үтәм. Бу акча кече архитектура формалары, җиһазлар һ.б. сатып алуга юнәлтеләчәк.
Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында парк территориясендә скейт-парк, шахмат зонасы, амфитеатр, воркаут белән шөгыльләнү өчен зона (төрле тренажерлар), ял зоналары барлыкка киләчәк, бәдрәфләр урнаштырылачак.