ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+21 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2021, 14:44

ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ КӨНЕ БУЛАЧАК

18 гыйнварда һәр елны Башкортстанда Хезмәт ветераны көне билгеләнеләчәк.

Яңа бәйрәм "Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында"гы республика законына үзгәрешләр кертелгәннән соң календарьга язылачак.
Бу көннең ни өчен билгеләнәчеге турында БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев аңлатмасын бирде.
"Истәлекле көнне билгеләү намуслы һәм тырыш хезмәтләре белән республика иминлеген булдыручы барлык гражданнарыбызның хезмәтенә хөрмәтне тану билгесе булып торачак. 1974 елның 18 гыйнварыннан илебездә "Хезмәт ветераны" медале булдырылды. Әлеге югары бүләк халык хуҗалыгында: фән, мәдәният, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларда күпъеллык намуслы хезмәт өчен бирелде. Медаль белән эшчеләр, колхозчылар һәм пенсия билгеләү өчен зарур булган озак еллар эшләгән яисә картлык буенча стажы җиткән хезмәткәрләр бүләкләнде", - диде ул.
Әлеге истәлекле көнне булдыру бик мактаулы, югыйсә, нинди генә көннәр билгеләнми, ә җәмгыятьнең үсеше һәм алга китүе өчен гомере буена тырыш хезмәт күрсәткән хезмәтчәннәрнең уртак бер бәйрәме дә юк иде моңа кадәр.
Читайте нас: