ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+16 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Новости
25 март 2021, 15:27

Уфада “Яшь профессионаллар” IX Милли чемпионатының финалын үткәрүгә әзерлек эшләре башланды.

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Уфада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалын үткәрүгә әзерлек эшләре башланды. Чемпионат 21—25 июль көннәрендә башкаланың Рубежная урамындагы “Меги” сәүдә үзәгенә якын урнашкан мәйданда үтәчәк.
—WorldSkills Russia— төбәк өчен мөһим чара. Төзелешне нәтиҗәле контрольдә тоту өчен онлайн режимда видеокүзәтү урнаштырылачак,—дип белдерде БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
Әлеге зур форум профессиональ компетенцияләрне үстерү, югары квалификацияле кадрлар абруен күтәрү һ.б. максатларны алга куя.
2021 елда Чемпионатта 1800дән артык кеше катнашачак. Шуларның 600дән артыгы — үсмерләр. 2 меңләгән кеше эксперт буларак катнаша. Чемпионатта Азия-Тын океан һәм шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре вәкилләре катнашачак.
Ярышлар 105 һөнәр буенча үтәчәк. Алар: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; производство һәм инженер технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәләре; транспорт һәм логистика; белем — барлыгы 7 блокка бүленгән.
WorldSkills Russia —16дан 25 яшькә кадәге студентлар һәм WorldSkills Juniors —16 яшькә кадәрле белем учреждениеләрендә укучылар өчен Русиядә иң зур күләмле профессиональ осталык ярышлары. Чемпионат “Мәгариф” милли проекты эчендәге “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә.

Автор : Кадикова Резида

Чыганак: Правительство РБ, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: