ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2021, 08:32

Путин COVID-19дан ясаткан прививка вакытын ни өчен камерага төшертмәгәнлеген әйткән

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Путин COVID-19дан ясаткан прививка вакытын ни өчен камерага төшертмәгәнлеген әйткән.

"Без сезнең белән маймыл булырга тиешме? Һичшиксез, башкалар кебек кыланыргамы? Мөгаен, юк", - диде Путин "Мәскәү. Кремль. Путин "Россия 1" телеканалында Павел Зарубинга интервью биргән вакытта.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, процедура фото һәм видеооператорлар катнашлыгында узса да, шприцның үзендә теләсә нәрсә булырга мөмкин.
Путин вакцинадан соң бераз хәлсезлек тойса да, бу бердәнбер тискәре чагылыш иде, дип ачыклык кертә.
Президент сүзләренчә, аңа Русиянең өч вакцинасының берсен кадаганнар, тик бу хакта ул үзе һәм аның табибы гына белә. Путин ассызыклаганча, берәүгә дә препаратның исемен әйтмәгән, аны вице-премьер Татьяна Голикова да, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова да белми.
Президент 23 мартта прививка ясаткан, аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, икенче уколны өч атнадан соң ясаячаклар.

Фото: ria.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Читайте нас: